Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим патриотик чара булды
Бүген Актаныш районы технология техникумда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мөһим патриотик чара узды. Очрашу барышында Актаныш районыннан чыккан, батырлыклары илебез тарихында якты эз калдырган биш Советлар Союзы Герое турында зур горурлык белән искә алдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Чарада башкарма комитет җитәкчесенең мобилизацион мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Нәсим Загертдинов катнашты, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары — чын батырлык үрнәкләре, махсус хәрби...