«Мир» кинотеатрында «Кеше китә - җыры кала» телесериалы тәкъдим ителде
«Мир» кинотеатрында «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» телесериалы тәкъдим ителде. Сериал Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән.
«Бүген бик дулкынландыргыч көн, чөнки бик зур эш башкардык – зур сериал төшердек. Ул безнең тарихка юнәлтелгән сериал. Мин һәрвакыт ничек кабул итәрләр дип борчылам. Сериалның киләчәге булачагына ышанам, чөнки үзем карадым, миңа ошады. Әмма мин объектив булмаска мөмкинмен...