Студентлар Миңнехановтан Петербург политехника университетына өчпочмак алып килүен сорады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетына сәфәре вакытында студентлар белән җылы очрашу булды. Очрашуда бер студент гадәти булмаган сорау бирде: ул республика лидерына студентлар ашханәсендә традицион татар ризыгы – өчпочмак сатуны оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шулай дип язган. «Инженерның йөрәгенә юл - өчпочмак аша», - дип тә өстәгән ул.
«Әгәр кызыксыну булса...