Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Татарстан студентлары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетында Татарстаннан укучы студентлар белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген әлеге югары уку йортында Татарстаннан 350 студент укый – очрашуга студент активы вәкилләре чакырылган.
Сөйләшүнең төп темасы – Татарстанда эшкә урнашу һәм стажировка перспективалары. Рөстәм Миңнеханов төбәктә инженер һәм фәнни кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә диде. 5,5 меңнән күбрәк студент максатчан программа буенча укый.