Айдар Җаббаров Түбән Кама театрында легендар башкорт әсәрен куя
Режиссер Айдар Җаббаров Түбән Кама татар дәүләт драма театрында башкорт язучысы Таһир Таһировның «Галия» повесте буенча спектакль әзерли башлаган.
«Без республиканың иң әйбәт режиссерларының берсе Айдар Җаббаровны чакырдык. Айдарның театрга килүе – бүләк. Мин аның безнең белән эшләргә теләгәненә бик сөенәм», – диде театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.
«Бу әсәр белән Айдар башкачарак эшләячәк. 4-5 новелла була дип аңлыйм. Сугыш темасына мәхәббәт призмасы аша карау ...