Сүрия Усманова: Бездә бер нәрсә җитешми – җәмәгатьчелек белән фикерләшү юк
«Камал театрының яңа бинасы ачылды, һәм халыкны аңа тартырга, кызыксындырырга кирәк. Үзегез дә яхшы беләсез: якутлар, театр һәм кино сәнгатен аякка бастырып, сәнгать аша телләрен саклап кала алдылар. Мин бу мәсьәләгә телне саклап калу күзлегеннән карыйм. Мин бу эшне Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең ни өчен эшләвен дә аңлыйм. Алар аны театрга һәм Илгиз Зәйниевка ярдәм йөзеннән оештыралар. Алар җәмәгатьчелекнең бу фикергә каршы икәнен дә, тәнкыйтьнең күп булачагын да белеп торалар. Тәнкыйтьләүчеләрнең дә сүзләре урынлы...