Дубайда Данис Шакиров һәм Исмаил Аль Камали ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Дубай шәһәрендә. Биредә ул шейх Абдулла Исмаил Аль Камали белән очрашты.
Очрашу вакытында Данис Шакиров һәм Исмаил Аль Камали ике яклы хезмәттәшлекнең әһәмияте турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Шейх Дубайда милли бәйрәмебез Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Ул әлеге чараның төрле халыклар арасындагы дуслыкны...