Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылында «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» бәйгесе булды
Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылында беренче тапкыр «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» интеллектуаль бәйгесе үтте. Әлеге чара танылган галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин эшләгән һәм иҗат иткән Түбән Чыршылы авылы мәчетендә үтте. Биредә 12 авылдан 22 мөслимә үзләренең белемнәре белән сынаштылар. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск мөхтәсибәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Чараны Түбән Чыршылы имамы Хәким хәзрәт Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрде. «Мөслимә» клубы җитәкчесе...