Чаллыда 50 еллык торбаларны яңарталар
Чаллының 25нче комплексында техника тавышы тынмый. «Чаллы су каналы» предприятиесе эшчеләре чиста һәм юынтык су торбаларын алыштыралар. Коммуналь челтәрләр нык таушалган. Узган ел гына бу урында 6 авария булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.
«Норматив буенча торбалар 25 елга исәпләнгән. Киләсе елда аларга 50 ел була», - ди башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.
Комплекста 2 км 80 метр озынлыкта су торбаларын яңартачаклар. Эшләр шулай ук 40нчы комплекс...