Мөфти Тынычлык бистәсендәге «Камил» мәчетенең исеме кем хөрмәтенә куелганын әйтте
Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә ачылган «Камил» мәчетен башкача — «Мөхәммәд» дип атау планлаштырылган булган. «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев мәчет төзелешенә зур өлеш кертә. Аны төзү эшләре 2019 елда ук башланган. Миңнегалиев үз ярдәмен 4 елдан соң тәкъдим итә, һәм 2023 елның декабрендә инде актив төзелеш эшләре башлана.
«Мәчеткә Роберт Миңнегалиевнең мәрхүм улы Камил Миңнегалиев истәлегенә «Камил» исемен бирү «Казан Экспо» генераль директорының ярдәм итү шартларының берсе булды»...