«Аулак өй – көрәш» проекты мәктәпкәчә балалар өчен Тукайга багышлап ярышлар үткәрә
16 апрельдә Казанның 369 нчы балалар бакчасында, 17 апрельдә 65 нче балалар бакчасында, 18 апрельдә 186 нчы балалар бакчасында, 22 апрельдә 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәрендә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты зона ярышлары булачак. Әдәби бәйгенең темасы – шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты һәм аның тормыш юлы.
«Соңгы елларда «Аулак өй - көрәш» балалар бакчалары тормышын да ямьләндерә башлады. Монысы тагын да сөенечлерәк хәл. Никадәр иртәрәк тәрбияли башласак...