«Сихерләнгән ат күле» спектакле белән Казанда башкорт курчак театры гастрольләре башланды
«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләре башланды.
«Зал тутырып килгән тамашачы исеменнән кунакларыбызны – тугандаш башкорт халкының курчак театрын сәламлибез. Безнең мәдәният һәм театр сәнгате өлкәсендә багланышларыбыз нык. Яңа гына Башкорт симфоник оркестры концертлары үтте. Бүген республиканың энҗе бөртеге кебек гүзәл бинасында башкорт курчак театры гастрольләрен ачабыз», - диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин кунакларны сәламләп.
...