Татарстанның ике шәһәренә ретро-поезд киләчәк
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөгелмә һәм Әлмәткә Җиңү паровозы киләчәк.
Расписание буенча Бөгелмәгә состав 30 апрельдә килә һәм анда 15:00-17:30 сәгатьләрдә була, ә Әлмәткә ул 1 майга кадәр барып җитә, анда 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак.
Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вагоннарда уникаль экспонатлар урнаштырылачак. Анда автомобиль-амфибия була. Бу машина реаль хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм нибары берничә экземплярда гына сакланып калган.