Миңнеханов Чунцинның Кытай Коммунистлар партиясе секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми сәфәре кысаларында Чунцин шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе Секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Миңнеханов Кытай ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул Чунцин шәһәренә беренче тапкыр килүен билгеләп үтте һәм мегаполисның масштабы һәм үсеше белән соклануын белдерде. 2024 елда Россия белән Кытай Халык Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тулды, дип искәртте ТР Рәисе.