Алабугада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм әзерләүчеләрне бүләкләделәр
Алабуга шәһәре планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды, анда район башлыгы Рөстәм Нуриев махсус хәрби операция зонасы өчен гуманитар ярдәм формалаштыруда катнашучы һәм безнең хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче активистларга рәхмәт белдерде. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Чара барышында «Халык фронты. Барысы да җиңү өчен» («Народный фронт. Все для Победы») хәйрия фонды эшенә актив ярдәм итүче волонтерларның һәм җитәкчеләрнең зур казанышлары билгеләп үтелде.
«Вместе к Победе» республика хәрәкәте җитәкчесе Илшат Шәйморатов...