Тәтеш районында Габдулла Тукайның туган көненә конкурс үткәрелә
26 апрель көнне татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда районда конкурс игълан ителә. Бу хакта «Тәтеш таңнары» яза.
Анда районның белем бирү учреждениеләре, шулай ук Тәтеш җирлегендә яшәүче һәркем катнаша ала.
Бәйгегә Габдулла Тукай әсәрләре буенча ясалган кул эшләнмәләрен һәм рәсемнәрне районның балалар сәнгать мәктәбенә (адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 94нче йорт) тапшырырга...