Миңнеханов Әхмәдзода белән Татарстан һәм Согд өлкәсе хезмәттәшлеге турында фикер алышты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Хуҗанд шәһәренә эш сәфәре кысаларында Согд өлкәсе рәисе Раджаббой Әхмәдзода белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без дустанә Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Таҗикстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Безнең сәфәрнең максаты – тулаем илегез һәм аерым алганда Согд өлкәсе (анда Таҗикстан Республикасының шактый зур сәнәгать һәм аграр потенциалы тупланган) белән сәүдә-икътисади...