Актаныш районы Киров авылы хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә
Актаныш районы Киров авылы халкы, гадәттәгечә, махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм кылуны дәвам итә. Авыл мәдәният йортында токмач кисү һәм маскировка челтәрләре үрәләр.Бүген егермедән артык хатын-кыз авыл мәдәният йортына токмач кисү өмәсенә килде. Алар 100 йомыркага өй токмачы басып кисте. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Бер-берсенең күңелен күтәреп камыр басканда җырлап та алалар. Лаеклы ялдагы Резеда Маннанова авылдашларының эшләгәнен видеога төшергән, апаларга мактау сүзләрен әйтә...