"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды
Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган. Карар үз көченә кергәч, һәйкәлне бер ай эчендә куелган урыныннан алырга кирәк булачак.
Самарның "Туган тел" җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәйкәлне Котраг бу җирләрдә беркайчан да яшәмәгән дип сүттерәләр дип зарлана, моны сәяси карар дип саный. Самарда солдат Швейк һәм Дядя Степага һәйкәл куелган, ә алар гомумән, беркайчан да булмаган затлар ди ул.