Казанда «Шүрәле бозда» симфоник оркестрлы боз тамашасы була
Татарстан башкаласында Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы мотивлары нигезендә беренче тапкыр симфоник оркестр белән боз тамашасы тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә булачак шоу турында тулырак «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә оештыручылар сөйләде.
«Тамаша нигезенә «Шүрәле» балетының сюжеты салынган, чөнки 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Фәрит Яруллин музыкасы кулланыла, әмма сез Модест Мусоргский, Петр Чайковский, Сергей Прокофьев кебек рус композиторларының әсәрләрен дә ишетәчәксез»...