Мәгариф министрлыгы мигрант балаларын мәктәпкә алу өчен тест уздыру тәртибен аңлатты
Мигрантларның балаларына мәктәпкә керү өчен рус теленнән тест биремнәренең 90 процентын (минималь чик) уңышлы үтәргә кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
«Тестны үткәрү тәртибендә дәүләт имтиханы элементлары бар. Тест ике өлештән – язмача һәм телдән үти торган өлешләрдән тора. 1нче сыйныф укучылары бары тик телдән үти торган өлешне генә тапшыра – ул әңгәмә форматында уза. 2-11нче сыйныф...