Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә гомере өзелгән якташыбыз, мотоукчылар бүлекчәсе атучысы, сержант Марат Рафаэль улы Рәхимҗановны Кукмара районы Ядегәр авылында соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.
Чит җирләрдә башын салган райондашыбыз белән саубуллашырга район җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлары җыелган иде.
Матәм митингында район башлыгы Сергей Димитриев, вакытлыча район...