«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Рәшитова: «Элемтә» – яшьләр турында яшьләрчә
«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Болгар» радиосы талантлы яшьләр өчен «Элемтә» дигән тапшыру башлап җибәргән. Сценарий авторы, редактор, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлназ Рәшитова әлеге тапшыруның яшьләр өчен мөһимлеген ассызыклады.
«Татар яшьләре - креатив, зәвыклы, фикерле, талантлы! Татарстаныбызда андыйлар шактый, аларны күрергә һәм мөмкинлек кенә бирергә кирәк. Башта «ЯшьЛайн» проекты булса, хәзер шуңа охшаш проектны радиода да башлап җибәрдек. Өр-яңа «Элемтә» тапшыруы.