Казан медицина көллиятенең элеккеге директоры эше судта карала башлады
Казан шәһәре Идел буе районы судында Казан медицина колледжының элеккеге директоры Зөһрә Хисаметдинова эше карала башлады. Аны ришвәт алуның 123 очрагы һәм вазифадагы затның үз вәкаләтләреннән законсыз файдалануда гаеплиләр.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Зөһрә Хисаметдинова уку йортына кергәндә ярдәм иткәне өчен абитуриентлардан акча алган.
Зөһрә Хисаметдиновага гаепләү бәяләмәсе тапшырылуга биш көн узмаган булганлыктан, суд эшне карау вакытын күчерде. Киләсе суд утырышында 123 эпизодның һәркайсы каралыр дип көтелә.