Казанда югалган 14 яшьлек малайны икенче тәүлек эзлиләр
Казанда 29 мартта югалган 14 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.
Узган шимбәдә, 19:10 сәгатьтә, малай Халезов урамы, 24 адресы буенча урнашкан интернат-мәктәп территориясеннән үзе чыгып киткән. Укучының кайда булуы турында инде икенче тәүлек бернәрсә дә билгеле түгел.
Малайның буе 167 сантиметр, гәүдә төзелеше уртача, чәчләре кара, күзләре коңгырт.
Югалган көнне ул кара куртка, кара джинс чалбар һәм кроссовки, соры башлык кигән булган.