Зур Кукмара халкы махсус операция хәрбиләре өчен 200 килограммнан артык чәкчәк пешерә
Кукмара районы халкы ай саен фронтка гуманитар ярдәм җыеп җибәрә. Чираттагы ярдәм акциясен Зур Кукмара авылы халкы уздырган. Мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар бергә җыелып чәкчәк пешергән. Бу эш икенче мәртәбә уздырыла инде һәм авыл халкы узган юлы булган күләмне арттырып җибәрергә җыена.
«Узган юлы без 220 йомыркадан һәм 8 килограмм майдан пешердек. 200 килограммнан артык чәкчәк чыкты. Бу юлы тагын да күбрәк пешерергә җыенабыз», – дип сөйләгән Гөлнур Хаҗиева.
Хатын-кызлар камыр баскан...