Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә кардиохирург Ренат Акчурин исеме бирелде
Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күренекле кардиохирург Ренат Акчурин исеме бирелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.
Учреждениенең исеме «Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» дип үзгәртелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы алдында якындагы ике ай эчендә медицина оешмасы уставын яңарту бурычы тора.
Ренат Акчурин виртуоз хирург, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты буларак билгеле. Илебездә...