9 Майда Менделеевскида илкүләм проект буенча яңартылган Дан аллеясы ачыла
Менделеевскида Дан аллеясына реконструкция үткәрелә торган урында күчмә киңәшмә булды. Аны район башлыгы Радмир Беляев уздырды. Дан Аллеясын яңартуның беренче этабы узган ел төгәлләнде.
Икенче этапта өслекләр, ут баганалары, кече архитектура формаларын алыштыру күздә тотыла. Тиздән мемориал урнаштыруның мөһим этабы башланачак.
«Мемориал эскизын раслар алдыннан без махсус хәрби операциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары, әфган һәм чечен сугышлары ветераннарының якыннары...