Рөстәм Миңнеханов Татарстанны ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәге итеп күрә
Татарстан ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында узучы Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
«Безнең максат - республика ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе...