Татарстан кечкенә шәһәрләрдә хезмәт хакы буенча Россиядә беренче 15-леккә керде
Татарстан Республикасы 2024 ел нәтиҗәләре буенча зур булмаган торак пунктларда хезмәт хаклары ягыннан Россиядә 11-нче урында. Бу РИА Новости уздырган тикшеренүләрдән күренә.
Татарстанның кече һәм урта зурлыктагы торак пунтларында уртача хезмәт хакы 2024 елда 73,1 мең сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләренә карый, аның күләме 23,3 процентка үскән.
Шул ук вакытта, бу хезмәт хакының билгеле бер товарлар җыелмасына карата нисбәте 2024 елда 3,71 булган, ягъни уртача хезмәт хакына шул кадәр товар җыелмасы сатып алу мөмкин.