Зәй китапханәсендә Каюм Насыйрига багышланган әдәби сәгать оештырылды
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 200 тулуга багышланган әдәби сәгать үтте. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Китапханәчеләр укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме — этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучыларга Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география...