Әфганстан Хөкүмәте Рөстәм Миңнехановны Ураза бәйрәме белән котлады
Әфганстан Ислам Әмирлеге Хөкүмәте, сәнәгать һәм сәүдә министры Әлхаҗ Нуреддин Азизи исеменнән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Ураза бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Әфганстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим! Сезгә һәм гаиләгезгә бәхетле Ураза бәйрәме телим. Бу - ай буе изге гамәлләр кылган өчен зур бүләк», - дигән Әлхаҗ Нуреддин Азизи.
«Сезнең изге гамәлләрегез һәм догаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүенә...