Себер төбәге татарларыннан Әдәби бәйгедә каһарманлык турында әсәрләр көтәләр
Төмән өлкәсе һәм ХМАО, Ямал-ненец автоном округындагы шәһәрләрдә яшәүчеләрдән «Каләмле себер» иҗат бәйгесенә әсәрләр кабул ителә. Язмаларны 18 апрельгә кадәр җибәрергә була, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.
Алар бигрәк тә мәктәп укучыларын, укытучыларны актив катнашырга өнди.
«Конкурс талантлы балаларны һәм шул ук вакытта укытучыларны да ачыкларга ярдәм итә. Чөнки балага юл күрсәтүче, өмет, канат бирүче дә - укытучы. Шуңа күрә күбрәк активлыкны укытучыларыбыздан да сорыйсыбыз килә.