Әлмәт аграрийлары чәчүгә әзерләнә
Әлмәт районы хуҗалыкларындагы техниканың төзеклеген республика күләмендәге бәйге кысаларында да тикшереп киткәннәр. ТР Дәүләт техник күзәтүе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, төрле агрофирма вәкилләреннән торган комиссия язгы кыр эшләренә тулы һәм сыйфатлы әзерлек белән килүчеләрне ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Союз Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Чагылтау» хуҗалыклары иң яхшылар дип табылды. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итте дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.