Илсур Метшин: Ураза гаете мөбарәк булсын!
Изге Рамазан ае тәмамланган көн рухи чистарынуга омтылышны чагылдыра. Казан мэры Илсур Метшин, мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлап, шулай дип белдерде. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якыннарыңны ярату, үзара хөрмәт һәм шәфкатьлелек дин тотучыларны берләштерә һәм мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләренең нигезендә ята, дип өстәде шәһәр башлыгы.
«Сезнең һәрберегезнең өлеше аркасында Казан бүген мөселман дөньясы белән хезмәттәшлек итүдә мөһим роль уйный...