Камил Сәмигуллин Ураза гаете вәгазендә мөселман батырлар турында сөйләде
Казанның тарихи Мәрҗани мәчетендә Ураза гаете вәгазе булды. Вәгазьне Татарстан республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде. Ул үз чыгышында ул 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искә алды. Диния Нәзарәтендә 2025 ел Каһарманнар елы,быел шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы билгеләп үтелә.
«Шуңа күрә бүген гаеттә батырлык турында сөйләшик әле», – диде мөфти.
Камил хәзрәт көрәш – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһиссәлләм)нең сөннәте булуын әйтте.