Теләче авылында яңа мәчет төзү буенча җәмәгать тыңлаулары узды
«Киләчәк» яшьләр үзәгендә Теләче авылында яңа мәчет төзү буенча җәмәгать тыңлаулары булды. Район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә узган чарада район халкы да катнашты.
Очрашуда Фатих Хөсни урамында (Казанга чыгып китү, аннан кайтып керү юлында) төзеләчәк яңа «Хан мәчете»н проектлау мәсьәләләре каралды. Яңа мәчет Болгар шәһәрендәге «Хан мәчет»енең оригиналь варианты. Бу эшнең барышы белән «Оста проект» дип исемләнгән...