Миңнеханов экологик икеайлык барышында ишегалларына һәм паркларга игътибар итәргә чакырды
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Төбәкнең Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне: паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалды территорияләрен, су саклау зоналарын санитар чистартуга аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Традицион рәвештә язгы-җәйге чорда иҗтимагый киңлекләр популярлаша. Соңгы елларда без шәһәр һәм районнарыбызда уңайлы мохит булдыру юнәлешендә зур эш башкардык.