Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады.
«Бүген - уразаның һәм иң мөбарәк ай Рамазанның соңгы көне. Димәк, кояш бату белән бөек бәйрәм – Ураза гаете керә. Чын күңелдән барлык мөселманнарны олы бәйрәм белән тәбриклим!
Һәр мөэмин өчен бу көн – иң кадерлеләрдән. Ураза бәйрәме Рамазан аеның тәмамлануын гына хәбәр итми, ул Аллаһыга карата безнең тугрылык һәм мәхәббәтне дә гәүдәләндерә, чөнки дин кардәшләребез, Раббыбызның әмерләренә буйсынып...