Иннополиста җәен дроннар белән йөкләр ташуны эшләтеп җибәрергә җыеналар
Иннополис университетында 4 килограммга кадәр авырлыктагы йөкне 17 километрга кадәр ераклыкка ташырга мөмкинлек бирә торган яңа пилотсыз очкыч уйлап тапканнар. Проект авторлары дроннар ярдәмендә йокләр ташуны җәйгә эшләтеп җибәрергә планлаштыра, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
БПЛАны Илкүләм технологик инициатива Компетенцияләр үзәге каршындагы Иннополис университетының Пилотсыз авиация системалары үзәге инженерлары ясаган. 10 килограмм авырлыктагы дронның крейсер тизлеге секундына 15 метр тәшкил итә.