Миңнеханов Ураза гаете бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Ураза гаете бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә, 30 мартта, мөселманнар Рамазан ае буе дәвам иткән уразадан соң Ураза гаетен (Гыйд әл-Фитр) бәйрәм итә. Татарстан мәчетләренә бәйрәм намазын укыр өчен бик күп дин тотучылар җыелачак.
«Барлык мөселманнарны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына...