Татарстанда теркәлмәгән этләр өчен штрафлар 2025 елның 1 июленнән үк гамәлгә керергә мөмкин. Аларның күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. ТР Министрлар Кабинеты әлеге закон проектын ТР Дәүләт Советына каравына тәкъдим итте.
Документ нигезендә, ТР Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Йорт хайваннарын күп фатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм өй яны территорияләрендә асраган, шулай ук этнең мәҗбүри теркәү турында документы булмаган өчен аларның хуҗаларына штраф салыначак.