Кытай делегатлары климат үзгәрү шартларында кар барсын саклау турында сөйләде
Бизнес, җәмгыять һәм дәүләт дөньяда кар барсы популяциясен тотрыклыландыру өчен көчләрен берләштерә. Кытай эре ерткычларның бу сирәк төрен ничек саклап кала алуы турында бүген «Кар барсы: дәүләт, бизнес һәм җәмгыять көчләрен берләштерү» стратегик сессиясендә Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре сөйләде. Сессия Казанда кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара конференция кысаларында уза.
«Без Джомолунгма тыюлыгында, таулы урында эш алып бардык. Тикшеренүләр 2014 елдан алып барылды.