Индексациядән соң Россиядә уртача пенсия күләме 2024 ел нәтиҗәләре буенча фактик инфляция дәрәҗәсенә карата 2,1 мең сумга артачак. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институты өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Иминият пенсияләре 2025 ел башыннан элек фаразланганча 7,3 процентка түгел, ә 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, иминият пенсияләренең уртача күләме 24 059 сум түгел...