Ана капиталы 1 февральдән 9,5 процентка артачак, дип «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге РЭУ дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләде.
Арттырылганнан соң, беренче балага ана капиталы, әгәр ул 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган яки уллыкка алынган булса, 690,3 мең сум тәшкил итәчәк, икенче һәм аннан соңгы балага — 912,2 мең сум, дип сөйләде икътисадчы.
Моңа кадәр ана капиталын 7,3 процентка гына арттыру күздә тотылган иде, әмма рәсми инфляция фаразланганнан югарырак булып чыкты...