Россиядә ипигә бәя арту алга таба инфляциянең гомуми динамикасына туры киләчәк. РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Титов журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Ул ипи җитештерүнең үзкыйммәте даими рәвештә артуын, шул ук вакытта ашлык үзкыйммәттә беренче урында тормавын билгеләп үтте.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, һава шартлары уңай килсә, 2025 елда бөртеклеләр уңышы 2024 ел белән чагыштырганда артыр дип өметләнә. Алга таба барысы да һава торышына бәйле булачак...