Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының йомгаклау тулы вәкиллекле утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, күзәтчелек эшчәнлеге хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны тәэмин итүдә төп корал булып кала.
Биоресурслар буенча дәүләт комитетының системалы эше хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча уңай нәтиҗә бирә.