Бүген Татарстаннан Курск өлкәсенә 2025 елда беренче гуманитар ярдәм колоннасы китте. Казаннан Курскка 50 тонна гуманитар йөк җибәрелде.
«Бу быел беренче ярдәм партиясе. Йөк Курск халкы һәм өлкә администрациясе соравы нигезендә тупланды. Бу юлы ярдәм яңа технология буенча җыелды: бер тартма – бер индивидуаль җыелма. Һәр җыелмада консервалар, печенье, май, ярмалар – бозылмый торган, кешеләргә көн саен кирәк була торган нәрсәләр», – дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.