Татарстанның Мамадыш районында балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан яңа туган һәр сабый өчен 10 мең сум күләмендә түләү каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ул ике тапкыр күбрәк – алар 20шәр мең сум алачак.
Мамадыш районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына яңа муниципаль инициатива хакында сөйләделәр. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертизаны уңышлы узган һәм прокуратураның уңай бәяләмәсен алган. Түләү демографик...