Эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләрен 2025 елның 1 гыйнварыннан 7,3 процентка индексацияләделәр. Алар тагын 2,2 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында бүлекнең җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә иминият пенсияләрен 9,5 процентка кадәр индексацияләү көтелә. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итәчәк.